Зәйдән Дамир йөзү буенча республика ярышларында икенче урынны алды
Спорт

Зәйдән Дамир йөзү буенча республика ярышларында икенче урынны алды

14-15 ноябрьдә Чистайда йөзү буенча республика ярышлары узды.

Ярышларда 19 командадан 450 кеше катнашты. Бехнең район данын "Зәй" спорт мәктәбендә Раиса  Галимова кул астында шөгыльләнүчеләр яклады.  Алар – Дамир Баринов, Радмила Григорьева, Артур Габидуллин,  Мәдинә Шәйхиева.  Дамир аркада йөзү буенча 100 метр дистанциядә икенче урынны яулады.

Фото спорт идарәсеннән.


Нет комментариев