Зәйдә укучылар арасында бадминтон ярышлары узды
Ярышлар 2012-2015 елларда туганнар арасында үткәрелде.
“Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтонда иң көчле команда исеме өчен Зәйнең 2, 3, 4нче, Бигеш, Поручик мәктәпләре командалары көрәште.
Һәр матч киеренке мизгелләргә бай булды. Яшь бадминтончылар югары физик әзерлекләрен һәм тактик фикерләүләрен, хәрәкәт итүнең төрле техникаларын кулланып, югары осталык күрсәттеләр.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча турнирның җиңүчесе булып Бигеш мәктәбе командасы танылды. Поручик мәктәбе командасы лаеклы рәвештә икенче урынны яулады. Бронза медальне 2нче мәктәп командасы алды.
Бадминтон яшь спортчылар өчен үз талантларын күрсәтү, команда рухын ныгыту һәм ярышларда катнашудан кыйммәтле тәҗрибә алу өчен дә менә дигән мөмкинлек булды.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев