18 октябрьдә Түбән Камада «ЗЕВС» спорт клубы призларына ирекле көрәш буенча турнир узды. Ярышларда Түбән Кама, Чаллы һәм Зәйдән йөздән артык спортчы катнашты.
Тренер-укытучы Илнар Хәйруллинның шәкертләре ярышларда катнашып түбәндәге урыннарны алдылар:
1 урыннарда — Минеев Михаил, Хисмәтуллин Руслан, Хәбибрахманов Тимур, Хөснетдинов Айнур; 2 урыннарда — Васильев Максим, Шерстнев Марк, Әхмәдиев Тамерлан, Хәйретдинов Аслан;
3 урыннарда — Минеев Алексей, Миңнеханов Аяз, Кириллов Ростислав, Исламов Госман, Әхмәдов Әмин, Володин Егор, Меркулов Марк, Джураев Ислам, Габдуллин Әмир.
Ярыш йомгаклары буенча гомумкоманда урыннары бүленде. Беренче урында — Чаллы командасы, икенче урында — Зәй шәһәре командасы, өченче урында — Түбән Кама шәһәре командасы.
Нет комментариев