Тиздән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана. Ял вакытларының имин үтүен күз уңында тотып янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре мәктәпләрдә аңлату эшләре алып баралар.
Бүген Зәйнең татар гимназиясендә укучылар катнашында шундый чара үтте. Алар белән өлкән дознаватель Лилия Писарева очрашты. Ул янгын куркынычсызлыгы чаралары турында сөйләде, укучыларга өйдә, мәктәптә, урамда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук әңгәмә барышында янгын сүндерүчеләрнең эшенә кызыксыну уяту да булды, биредә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының югары уку йортларына керү мөмкинлеге турында сөйләделәр.
Танып-белү әңгәмәсеннән соң балаларга һәм педагогларга янгын куркынычсызлыгы чаралары турында белешмәләр таратылды.
- фото мәктәптән
Нет комментариев