Зәйдә көрәш буенча ачык турнир үтте
Спорт

Зәйдә көрәш буенча ачык турнир үтте

21 ноябрьдә Зәйнең көрәш сараеенда Зәй шәһәре көрәш федерациясе оешмасы призына егетләр һәм кызлар арасында спорт көрәше буенча ачык турнир узды.

Ярышларда 13 командадан 300 дән артык спортчы катнашты. Ярышларны ачу тантанасында Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Зәй шәһәренең спорт көрәше федерациясе рәисе Николай Тихонов, “Зәй” спорт мәктәбе директоры Рамил Фаршатов, район спорт ветераннары катнашты. 

“Зәй" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең нәтиҗәләре:

2014-2015 елгы кызлар арасында 37 кг. авырлык категориясендә:

1 урын - Власевнина Карина (тренеры Илнар Хәйруллин)

2 урын- Давкаева Әлфинә (тренеры Рамил Салихов)

47 кг авырлык категориясендә: 

1 урын - Горошко Еения (тренеры Салихов Р. Р.)

3 урын  - Феоктистова Надежда (тренерлары Рамил Салихов, Ленар Кәлимуллин)

55 кг авырлык категориясендә: 

1 урын - Дәүләтова Динә (тренерлары Регина Салихова, Рамил Салихов)

3 урын - Хәкимова Алия (тренеры Салихов Р. Р.)

3 урын - Мөхәммәдиева Айзилә (тренеры Салихов Р. Р.)

2016-2017 елгы малайлар арасында 29 кг авырлык категориясендә:

3 урын - Рыскулов Богдан (тренеры Хәйруллин И.Г.)

36 кг авырлык категориясендә: 

3 урын - Фаршатов Динар (тренеры Хәйруллин И.Г.)

2014-2015 елгы малайлар арасында 28 кг. үлчәүдә:

1 урын - Минеев Егор (тренеры Хәйруллин И.Г.)

30 кг авырлык категориясендә: 

1 урын – Фаршатов Данис (тренеры Хәйруллин И.Г.)

3 урын – Кириллов Арсений (тренеры Салихов Р. Р.)

2011-2013 елгы яшүсмерләр арасында 35 кг авырлык категориясендә:

1 урын  – Кирпичников Глеб (тренеры Хәйруллин И.Г.)

44 кг. авырлык категориясендә:

1 урын – Хөснетдинов Әмир (тренеры Хәйруллин И.Г.)

3 урын – Хафизов Данил (тренеры Хәйруллин И.Г.)

48 кг. авырлык категориясендә:

3 урын – Әлмиев Илфат (тренеры Кәлимуллин Л. М.)

Гомумкоманда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 урын  – Зәй шәһәре; 

2 урын – Самара өлкәсе;

3 урын – Ижевск шәһәре.


Нет комментариев