Зәйдә гимназия укучыларына тарихи спектакль тәкъдим ителде
Яңалыклар

Зәйдә гимназия укучыларына тарихи спектакль тәкъдим ителде

20 ноябрьдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә Татарстанның атказанган артисты, педагогика фәннәре кандидаты Ильяс Халиков җитәкчелегендәге «Мөнбәр» татар театры артистлары Гөлүсә Батталованың «Тылсымлы пароль» исемле әкиятен сәхнәләштерде.

Спекталь барышында  балалар артистлар белән бергә вакыт һәм тарих буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыкты. Алар борынгы Болгар чорында булды һәм  аннары йөз ел алга — роботлар заманына килеп эләкте. Сәхнәдәге вакыйгалар аша укучылар үткән белән киләчәкне бәйләгән тылсымлы дөньяга чумды.

Тамаша  балаларны уйланырга, яхшылык белән яманлыкны аерырга, дуслыкның һәм бердәмлекнең кадерен белергә дә өйрәтте. Артистларның чыгышы, вакыйгаларның үзенчәлекле үстерелеше онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Шулай ук әңгәмә вакытында артистларыбыз татар көрәше буенча легендар батырыбыз якташыбыз Радик Сәлаховны да искә алып китте. Укучылар аны бүгенге заманның милли көрәш батыры буларак хөрмәт итүләрен әйттеләр.

фото татар гимназиясеннән
фото татар гимназиясеннән

Татарстанның атказанган артисты Ильяс Халиков билгеләп үткәнчә, бу спектакль — Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе карары белән гамәлгә ашырылучы  проект. 

“Туган телебезне саклап, тарихыбызны белгән, күркәм республикабызда татар теленең әһәмиятен аңлаган очракта гына без үз тамырларыбызны онытмыйча, милли үзенчәлегебезне саклап кала алабыз. Үткәннәрне белү, туган телне хөрмәт итү — киләчәк буыннар алдында да зур җаваплылык”, - диде ул.  

Спектакльдән балалар да, педагоглар да зур уңай тәэсирләр алдылар. 

- Туган ил — ул син яшәгән җир, авыл, төбәк, син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый.

Димәк, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим. Нәкъ менә бу тамаша балаларга тагы бер кат тарихыбызны искә төшерергә ярдәм итте, - дип ассызыклады гимназия директоры Марат Мөхәммәтханов.

Чара традицион төстә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.


Нет комментариев