Зәй ата-аналары мәктәп туклануы сыйфатын бәяләделәр
Яңалыклар

Зәй ата-аналары мәктәп туклануы сыйфатын бәяләделәр

Бүген Зәй районы ата-аналар комитеты активистлары өчен мәгариф идарәсе Чаллыга «Мәктәп туклануы» ҖЧШ комбинатына танышу экскурсиясе оештырды.

Билгеле булганча әлеге комбинат озак еллар инде районыбыз мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын азык-төлек һәм ярымфабрикатлар белән тәэмин итеп тора. 

“Шунысы мөһим, комбинат бары тик Татарстаннан җитештерүчеләре продукцияләрен кулланып кына эшли, бу исә азык-төлекнең озак саклануына юл куелмавы дигән сүз. Шулай ук  предприятие территориясендә продуктларга анализ ясаучы, тикшерү үткәрүче лабораторияләр эшли. Ата-аналар экскурсия барышында һәр эш тәртибен үз күзләре белән күрделәр, балаларының сыйфатлы азык белән тәэмин ителүенә инандылар”, - ди мәгариф идарәсенең балалар туклануына җаваплысы Әлфия Куянова.

Экскурсиядә катнашучылар ит, кош-корт әзерләү һәм төрү, котлет, балык ризыклары, пилмән, коймак әзерләү һәм төрү цехларында булдылар. Аларга склад бүлмәләрен, ашлар әзерләү камераларын күрсәттеләр. Бөтен җирдә заманча технологик җиһазлар эшли, барлык этапларда да күпсанлы тикшерү һәм анализ ясала. Экскурсия азагында әзер продукцияне татып карарга мөмкинлеге дә тудырылды.


Нет комментариев