Зәй муниципаль районында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты ярдәмендә яшь буынның сәләтләрен үстерү өчен барлык шартлар да тудырыла.
23 ноябрьдә Зәй шәһәренең 6нчы мәктәбе чын фәнни мәйданчыкка әйләнде: биредә 7-8 сыйныф укучылары Мәскәү физика-техника институты укытучылары белән очрашты. Чара "Физик-химик алга китеш" республика проекты кысаларында узды. Укучылар белән Екатеринбургтан килгән Дмитрий Касков очрашты. Аның "Радиация нәрсә ул" дигән лекциясе яшүсмерләр өчен мавыктыргыч тикшеренүгә әверелде.
"Күпләр радиацияне бик үк дөрес аңлап бетерми. Чынлыкта без аның белән көн саен очрашабыз. Мин балаларга атомның төзелеше, ионның изотоптан нәрсә белән аерылуы һәм нурланышның ничек барлыкка килүе турында сөйләдем. Без радиациянең нинди дозасы табигый һәм кеше өчен яраклы булуын, ә кайсысы сәламәтлеккә чын куркыныч тудыруын ачык аңладык", - дип билгеләп үтте Дмитрий Олегович.
"Дмитрий Олегович балалар белән тигез дәрәҗәдә сөйләште. Мондый очрашулар нәтиҗәсендә балаларның күзләре яна һәм күп сорауларга җаваплар табыла. Алар физика фәненең өйрәнергә кирәк булган параграфлар түгел, ә тере, сулый торган материя икәнен күрделәр" , — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты мәктәпнең сыйныф җитәкчесе.
"Яшьләр һәм балалар" илкүләм проекты һәм "Физик-химик алга китеш" республика проекты белем бирү инициативалары иртә һөнәри юнәлештә төп роль уйный.
Нет комментариев