23 нче ноябрьдә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә иртәнге сыйныф сәгате укучылар өчен бик җанлы үтте.
Дәрескә укучылар белән очрашуга махсус хәрби операциядә ил иминлеген саклаучы Тимур Заһитовның әти-әнисе һәм сәнгать мәктәбе директоры Эльмира Вдовина килделәр.
Тимур Заһитов 2004 елда Зәй татар гимназиясен тәмамлаган, бүген батыр ир-егет туган мәктәбенең горурлыгы. Тимур Кырымны кайтару операциясендә, Сирия Гарәп Республикасында тынычлык урнаштыруда катнашучы, 2022 елның 24 февраленнән ул махсус хәрби операциядә ил иминлеген саклый. Бик күп дәүләт бүләкләренә ия. Ул кыска вакытлы ял чорында гимназиягә килеп очрашуларда да була.
Соңгы тапкыр укучылар белән аралашканда Тимур мәктәп музеена махсус хәрби операциядә кулланылучы әйберләр, үзенең китабын тапшырырга вәгъдә иткән булган. Бүген исә әти-әнисе аның вәгъдәсен үтәп мәктәп музеена дрон һәм башка истәлекле экспонатлар алып килделәр.
Очрашуда Тимурның әнисе Гамирә Габдулловна укучыларны улының уку чорыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр булган уңышлары белән таныштырды. Шулай ук укучыларга хәрби хезмәтнең ни кадәр җаваплылык, игътибарлылык таләп иткәнен искәртеп китте. Укуларында уңышлар теләде.
Нет комментариев