13 ноябрьдә Зәйгә эш сәфәре белән VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм Гомумроссия халык фронты ТР төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов килде.
Эшлекле программага гражданнарны кабул итү һәм шәһәр объектларын тикшерү кертелгән иде.
Ринат Фазылов "Зәй сезнең белән" волонтерлар хәрәкәте цехында булды. Ул волонтерларны хәрәкәт оешуга дүрт 4 ел тулу белән котлады һәм гражданлык җәмгыятен үстерүгә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Аерым игътибар «Уңайлы мохит» федераль проектына бирелде. Администрация вәкилләре һәм җәмәгать эшлеклеләре белән бергә депутат шәһәр инфраструктурасы объектларын — җәяүлеләр зоналарын, парковкаларны, керү төркемнәрен карады. Бу киңлекләрнең аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен ни дәрәҗәдә уңайлы булуы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле тәкъдимнәр формалаштырылачак.
- Фотолар “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй бүлегеннән.
Нет комментариев