Зәйдә хоккей буенча төрле яшь категорияләре командалары арасында Татарстан беренчелегенә ярышларның календарь уеннары үтте. 21-22 ноябрьләрдә Зәйнең “Давыдов Арена” боз сараенда бик “кызу” булды.
21 ноябрьдә 2012 елгы командалар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды. Бозда Зәйнең «Яшьлек» һәм Минзәләнең «Кречеты» командалары очрашты. Уен 8:0 исәбе белән «Яшьлек» командасы файдасына тәмамланды. Команданың тренеры – Айнур Хөснетдинов.
Шул ук көнне 2014 елгы командалар арасында да календарь уены узды. Анда «Яшьлек» һәм «Нефтяник» командалары очрашты (Лениногорск). Уен безнекеләр файдасына 2:1 исәбе белән тәмамланды. Команданың тренеры - Кривенко Денис.
Ә 22 ноябрьдә «Давыдов Арена»да 2013 елгы һәм 2015 елгылардан төзелгән командалар хоккей буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уенын уздырдылар. 2013 елгыларда «Яшьлек» һәм «Юность» (Җәлил) командалары очрашты. Уен «Яшьлек» командасы файдасына 5:3 исәбе белән тәмамланды. Команданың тренеры-Кривенко Денис. 2015 елгыларда исә «Яшьлек» һәм «Ледок» (Нурлат) командалары уйнады. Бу юлы безнекеләр көндәшләрен 5:4 исәбенә җиңде. Команданың тренеры – Айнур Хөснетдинов.
Нет комментариев