Гитара хуҗасына 30 мең сумлык матди зыян килгән.
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә урлашу очраклары теркәлгән.
16 ноябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче 29 яшьлек ир-ат мөрәҗәгать иткән. Аның банк картасыннан 40 мең сум акчасын урлаганнар.
“Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, анда катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.
Шул ук көнне бүлеккә Зәйдә яшәүче 42 яшьлек ир-аттан гитарасын урлаулары турында гариза керә. Аңа 30 мең сумлык матди зыян килә.
“Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьтә гаепләнеп, элек тә хөкемгә тартылган 29 яшьлек Зәй кешесе тоткарланды. Аңа карата җинаять эше ачылды”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.
Нет комментариев