Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
Яңалыклар

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган

16-22 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 88 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, үтерү белән янау очраклары бар. 

Бу чорда шәһәр-районда 16  юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк. 

Узган атнада юл инспекторлары руль артына  алкоголь кулланып утырган бер машина йөртүчене туктаткан. Аларга карата административ эш ачылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 96 очрагы теркәлгән.

Юлларда игътибарлы булыйк! Юллар ашыгуны, хәмер кулланып руль артына утыруны гафу итми. Беркайчан да шуны исебездән чыгармыйк!


Нет комментариев