Иске Зәй яшьләр үзәгендә яшүсмерләр өчен ГТО нормативларын тапшыру үткәрелде.
Чара «Чиста буын‑2026» дип исемләнгән зур операциянең бер өлеше булды. Яшүсмерләр өчен бу формаль контроль түгел, ә чын сынау иде: үзләрен сынап карау һәм максатка тагын бер адым ясау мөмкинлеге.
Залда беренче минутлардан ук үзенчәлекле атмосфера хөкем сөрде. Нормативлар тапшыручылар бер-берләрен дәртләндерделәр, киңәшләр белән уртаклаштылар һәм сынауларга зур теләк белән әзерләнделәр.
Программага ГТО комплексының классик дисциплиналары кертелгән иде: кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, турникта тартылу, отжимание, басып торган килеш алга таба иелү күнегүләре, урыныннан озынлыкка сикерү.
Катнашучылар арасында бу беренче тәҗрибә булганнар да, нормативларны моңа кадәр тапшырганнар да бар иде. Нормативларны беренче тапкыр тапшыручылар өчен төп казаныш башка иде: билгесезлек алдындагы куркуны җиңеп чыгу. Стартка чыгу, күнегүне үтәү, нәтиҗәне ишетү һәм: «Мин моны эшләдем» дип аңлау. Инде нәтиҗәләре булганнар исә, күрсәткечләрне яхшыртуга һәм күңел түрендәге билгегә якынаюга омтылдылар. Ике очракта да спорт үсеш коралына әверелде: ул тәртипкә, сабырлыкка һәм үз көчләренә ышанырга өйрәтте.
- Фотолар яшьләр үзәгеннән.
Нет комментариев