Зәйдә ирекле көрәш федерациясе призына турнир узды
15 ноябрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча ачык турнир узды.
Чара физик культураны һәм спортны популярлаштыруга, спорт инфраструктурасын үстерүгә һәм Россия Федерациясе территориясендә спорт талантларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Спортлы Россия» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Ярышларда 12 командада 155 яшь спортчы катнашты.
Турнирны ачу тантанасында Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Илзирә Тимеркәева, Зәйнең ирекле көрәш федерациясе җитәкчесе Николай Тихонов, ирекле көрәш буенча Россиянең атказанган тренеры Равил Салихов, Татарстанның атказанган спорт хезмәткәре Илсур Зыятдинов, "Зәй" спорт мәктәбе директоры Рамил Фаршатов, шулай ук иганәчеләр катнашты.

Петр Сергеевич тамашачыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итеп, ирекле көрәш өстенлекле спорт төрләренең берсе, дип ассызыклады, Зәйдә Илфат Имамиевның әлеге спорт төрен үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул шулай ук югары нәтиҗәләргә ирешкән күренекле спортчыларны телгә алды: алар - Ф. Исхаков, А. Терентьев, М. Васильев, И. Латыйпов. Петр Сергеевич турнирга иганәчелек ярдәм күрсәткән эшмәкәрләр Николай Тихонов һәм Марсель Миңнехановка Рәхмәт хаты тапшырды.

Турнирда ирекле көрәш буенча "Зәй" спорт мәктәбенең талантлы тренерлары Илнар Хәйруллин, Равил Салихов һәм Ленар Кәлимуллин кул астында шөгыльләнүчеләр үзләре сынады.Ярыш йомгаклары буенча Зәйнең 9 спортчысы җиңү яулады, 8е - көмеш, 9ы бронза медальгә лаек булды.
Безнекеләрдән кызлар арасында үз үлчәү авырлыкларында Карина Власевнина, Надежда Феоктистова, Есения Горошко, Динә Дәүләтова беренче урынны алды. Әлфинә Давкаева, Алия Хакимова – II, Джулия Гафиятуллина, Айзилә Мөхәммәдиева, Лиза Бирюкова III урында.

Егетләр арасында үз үлчәү авырлыкларында Анатолий Минькин, Богдан Рыскулов, Әбубәкер Мугурбиев, Әмир Хөснетдинов, Данис Фаршатов – җиңүче. Әмир Хәйруллин, Данил Карпов, Шамил Газизов, Марсель Хайбрахманов, Динар Фаршатов, Данэль Җиһаншин – II, Рамил Гыйззәтуллин, Денис Краснов, Арслан Хисмәтуллин, Данил Хафизов, Роман Феоктистов, Кәрим Хәлилов III урынны алды.
Әлеге турнир хакимият органнарының, спорт федерацияләренең, тренерларның, спортчыларның һәм меценатларның уртак тырышлыгы массакүләм спортны үстерү һәм яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә куелган максатларга ирешүгә ярдәм итүенең ачык мисалы булды.
Фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев