Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәйдә “Әни+мин” спорт чарасы узды

29 ноябрьдә Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында Әниләр көненә багышланган «Әни һәм мин» дип исемләнгән спорт фестивале узды. Чара сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Спорт Россия» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.

Ярышларда шәһәребезнең сигез талантлы гаиләсе катнашты, аларның һәрберсе үзенең бердәм булуын һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте. Катнашучылар Батьковлар гаиләсеннән  Вероника белән  кызы Николь, Шестаковлар гаиләсеннән Юлия белән кызы Ксения, Хужакуловлар гаиләсеннән  Гөлшат белән улы Әскәр, Рыцовлар гаиләсеннән Ксения белән кызы Радислава, Мөбәрәковлар гаиләсеннән Әлсинә белән  кызы Самина, Фәрхетдиновлар гаиләсеннән Зилә белән кызы Ризалина, Сафихановлар гаиләсеннән Елена белән кызы Ләйсән, Кобылянскихлар гаиләсеннән  Евгения белән кызы Ульяна.

Катнашучылар, җитезлекләрен, бер-берсенә ярдәм итә белүләрен күрсәтеп, мавыктыргыч биш бәйгедә ярыштылар. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча минималь өстенлек белән беренче  урынны Ксения һәм Радислава Рыцовлар яулады. Икенчедә - Юлия һәм Ксения Шестаковлар, өченчедә  Зилә һәм Ризалина Фәрхетдиновлар.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев