Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй хоккейчылары республика беренчелеге ярышларында уңышлы чыгыш ясый

Төрле яшь категорияләрендәге командалар календарь уеннарында зәйлеләр көндәшләрен җиңә бара.

20 ноябрьдә  Баулыда 2010 елда туганнардан төзелгән командалар арасында хоккей буенча республика ярышларының календарь уенын Зәйнең “Яшьлек” командасы Баулының “Девон”ы белән үткәрде. Исәп 8гә 2 белән безнекеләр файдасына төгәлләнде. Ә 22 ноябрьдә әлеге команда Актанышның “Лачын”ы белән очрашты һәм көндәшләрен 6га 2 белән җиңүгә ирештеләр. 

22 ноябрьдә Зәйнең  «Давыдов-Арена» боз сараенда 2012 елгылар командалары арасындагы республика беренчелеге календарь уенында Зәй хоккейчылары Сарман районы Җәлил поселогы уенчылары белән очрашты. Анда да исәп 7гә 5 белән безнең хоккейчылар җиңүе белән тәмамланды. 

23 ноябрьдә  Азнакайда 2014 елда туганнардан җыелган командалар арасында хоккей буенча республика беренчелеге календарь уеннары үтте. Анда безнең “Яшьлек” җирле “Соколы” белән уйнады. Исәп 3кә 2 белән зәйлеләр файдасына төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев