Зәй хоккейчылары командалары җиңү артыннан җиңү яулыйлар
Спорт

Зәй хоккейчылары командалары җиңү артыннан җиңү яулыйлар

Зәйнең “Давыдов-Арена” боз сараенда бу көннәрдә кызу ярышлар барды.

3 ноябрьдә 2013 елда туганнардан төзелгән командалар арасында Татарстан беренчелеге ярышларының календарь уеннарында Зәйнең “Яшьлек” командасы әлмәтлеләр белән очрашып, көндәшләрен 7 : 2 исәбенә җиңсәләр, 5 ноябрьдә Чирмешән хоккейчыларын 6 : 1 исәбенә тар-мар иттеләр.

8 ноябрьдә 2012 елгылар арасында барган республика беренчелеге ярышларында Азнакай командасын  Зәй хоккейчылары 20 : 0 исәбенә җиңделәр. 

9 ноябрьдә 2014 елгылардан төзелгән безнең “Яшьлек” командасы Лениногорск “Нефтяник”ын  2 : 0 исәбенә җиңүгә иреште.

фото спорт идарәсеннән


Нет комментариев