Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй хоккейчылары искиткеч уеннар күрсәтә

Хоккей буенча Татарстан беренчелеге ярышларының төрле яшь категорияләрендәге төркемнәрендә календарь уеннарда Зәй хоккейчылары сынатмый. Соңгы уеннарда да безнекеләр һәрчак көндәшләрен җиңүгә ирешә.

26 ноябрьдә Кама Аланы шәһәрендә 2013 елгылар командалары арасындагы очрашуда Зәйнең “Яшьлек” командасы җирле уенчыларны 0гә 15 исәбе белән тар-мар итте. 

27 ноябрьдә Зәйнең “Давыдов-Арена” боз сараенда безнекеләр минзәләлеләрне 1гә 5 исәбе белән җиңде. Уеннар 2015 елда туганнар арасында барды. Биредә үк 29 ноябрьдә Зәйнең 2013 елгылар командасы Алабуганың “Лесные пчелы” сын кабул итте. Нәтиҗәдә уен 8гә 12 исәбе белән безнекеләр файдасына тәмамланды.

29 ноябрьдә 2010 елгылар командалары Нурлатта чираттагы уеннарны үткәрде. Анда да Зәй “Яшьлек”е җирле “Ледок”ны 1гә 4 исәбенә җиңде. 

29-30 ноябрьдә Зәйнең “Давыдов-Арена” боз сараенда 2015-2016 елда туганнар командалары арасында ярышлар оештырылды. Анда Казанның  «Зилант», Түбән Каманың  «Авангард», Чаллының «Челны», «КаМаз», Зәйнең  «Яшьлек» командалары көч сынашты. Турнир нәтиҗәсе буенча «Зилант» - I,   «Авангард» - II,   «Яшьлек» -  III урыннарны алдылар. Безнең команда тренеры – Айнур Хөснетдинов.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев