“Зәй” спорт мәктәбе ирекле көрәш буенча төбәкара турнир җиңүчесе
Спорт

“Зәй” спорт мәктәбе ирекле көрәш буенча төбәкара турнир җиңүчесе

Яр Чаллыда СССРның спорт мастеры Сергей Охотников истәлегенә ирекле көрәш буенча ачык төбәкара турнир узды.

Анда Идел буе федераль округыннан 350дән артык спортчы катнашты. Турнирда “Зәй” спорт мәктәбеннән Илнар Хәйруллин җитәкчелегендәге спортчылар чыгыш ясады. 
30 кг га кадәрге үлчәү авырлыгында Айнур Юнысов – I, 38 кг үлчәү авырлыгында Данис Землянов – I, 32 кг үлчәү авырлыгында Рауль Юнысов III урынны яуладылар. 
 
Фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев