Зәй көрәшчеләре халыкара турнирдан җиңүләр белән кайттылар
4 - 5 декабрьдә Казанда ирекле көрәш буенча 16 яшькәчә булганнар арасында, СССРның спорт мастеры Шамил Ганиев истәлегенә II халыкара турнир үтте.
Анда Россиянең 7 төбәгеннән 250дән артык спортчы катнашты. Татарстан спортчылары арасында зәйлеләр дә бар иде, алар югары дәрәҗәдә әзерлекле булуларын күрсәттеләр.
Безнекеләрдән үз үлчәү категорияләрендә Әбүбәкер Мугурбиев, Әмир Хөснетдинов, Данис һәм Динар Фаршатовлар җиңү яуладылар. Ә Данил Хафизов, Анатолий Минькин, Алексей Кузнецов бронза призерлар булдылар. Призлы урыннар алучылар акчалата бүләкләргә ия булды. Спортчыларның тренеры – Илнар Хәйруллин.
“Әлеге дәрәҗәле ярышта егетләргә катнашу мөмкинлеге тудырган районның спорт көрәше федерациясенә рәхмәт белдерәбез”, - ди тренер.
фото тренердан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев