Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй көрәшчеләре республика беренчелегендә уңышларга иреште

20-22 ноябрьдә Казанда 18 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге ярышлары узды. Анда республикадан 250 спортчы катнашты.

Ярышлар Чабаксар шәһәрендә узачак Идел буе федераль округы беренчелегенә сайлап алу этабы да булды. Анда безнең «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яхшы  нәтиҗәләр күрсәттеләр.  Егетләрдән үз үлчәү категорияләрендә  Анатолий Минькин, Данил Карпов (тренерлары Илнар Хәйруллин) бронза алдылар.  Кызлар арасында үз үлчәүләрендә Марина Владимирова, Валерия Ямбаршева (тренерлары Ленар Кәлимуллин), Елизавета Бирюкова (тренер Рамил Салихов) бронза яуладылар. Ә Эвелина  Газизова (тренер Л. Кәлимуллин) көмеш призер булды.  65 кг га кадәр авырлык категориясендә Алинә Хөснуллина (тренер Р. Салихов) җиңүгә иреште.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев