Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй көрәшчеләре чемпион титулын яулап, республика җыелма командасына керде

28 ноябрдә Түбән Камада ирекле көрәш буенча 16 яшькәчә булганнар арасында Татарстан беренчелеге ярышлары үтте. Анда республиканың 270 көчле спортчысы катнашты.

Әлеге ярышлар Идел буе федераль округы беренчелеге өчен ярышларга сайлап алу да булды. Нәтиҗәдә Зәйнең өч көрәшчесе үз үлчәү категорияләрендә чемпион калып, Татарстан җыелма командасы составына кертелде. Алар Әбүбәкер Мугурбиев, Әмир Хөснетдинов (тренерлары Илнар Хәйруллин), Айза Әгъләмова (тренеры Рамил Салихов).

Көмеш  призерлар Арслан Хисмәтуллин, Карина Власевнина, (тренерлары Илнар Хәйруллин), Валерия Ямбаршева (тренер Ленар Кәлимуллин). Бронзага  Данил Хафизов, Алексей Кузнецов  (тренерлары Илнар Хәйруллин), Әлфинә Давкаева, Айзилә Мөхәммәдиева, Азалия Мөхәммәтҗанова, Марина Владимирова, Валерия Уралова (тренерлары Рамил Салихов) ия булдылар.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев