31 октябрьдә Яшел Үзән Федерациясенең тхэквондо буенча фестивале узды.
Анда Татарстан Республикасыннан, Ульяновск һәм Самара өлкәләреннән 250 спортчы катнашты. «Зәй» спорт мәктәбентренер-укытучы Данил Леваев спортчылары тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә безнекеләр яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. 2 урынны Владимир Подвалов һәм Арсений Кибяков алдылар. 3 урында - Мөхәммәт Хәсәнов, Демид Камзин, Аким Минаев.
Нет комментариев