Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан тантаналы шартларда яшь зәйлеләргә паспортлар бирелде.
Тантаналы чараны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин алып барды.
- Татарстаныбыз Конституциясе көне уңаеннан иң мөһим документны кабул итүегез белән котлыйм. Бу көн сезнең тормышыгызда иң истәлекле даталарның берсе булып калачак. Илебезнең, республикабызның, кече Ватаныбызның лаеклы ул-кызлары булуыгызны телим, - диде ул яшьләргә мөрәҗәгать итеп.
Тантана барышында шәһәрнең төрле мәктәпләрендә белем алучы 14 яшен тутырган 18 яшь кеше паспортлар һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Истәлекле чара “Энергетик” Мәдәният сарае иҗат коллективлары әзерләгән концерт белән үрелеп барды.
Нет комментариев