7 ноябрьдә “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм ярминкәсе үтәчәк
Ярминкә иртәнге сәгать 7дән башлана. Анда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре үз продукциясенең киң ассортиментын тәкъдим итәчәк. Шулай ук бәйрәм ярминкәсе район сәнгать әһелләренең ачык һавада чыгышлары белән дә бизәләчәк.
Ярминкәдә һәр атнадагыча өлкән сыйныф укучылары – волонтерлар эшләячәк. Алар өлкәннәргә авыр сумкалар күтәрергә булышалар һәм капчыкларны машинага илтергә, аларны багажникка салырга ярдәм итәләр.
Нет комментариев