Үзәк дәваханәдә тәүлек буе прививка ясартырга була. Гриппка каршы профилактик чараны якындагы бәйрәм көннәрендә дә башкарачаклар.
Зәй район үзәк дәваханәсенә гриппка каршы вакцинаның яңа партиясе җитәрлек күләмдә — өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кайтарылды. Вакцина вирусның берьюлы 4 штаммыннан саклый ала. Бу хакта баш табиб Айдар Фатыйхов хәбәр итте.
"Узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, вакцинация коллектив иммунитет бирә һәм грипп эпидемиясенә юл куймый. Районда яшәүчеләрне сәламәтлекләрен кайгыртырга һәм прививка ясатырга чакырабыз", - диде Айдар Фатыйхов.
Прививканы кабул итү бүлегендә тәүлек буе 5, 6, 7 һәм 8 ноябрьдә ясарга була.
Нет комментариев