Штраф - 500 сум. ГАИ инспекторлары моның өчен бер көн дәвамында берничә тапкыр штрафка тартырга мөмкин.
Автоюрист Лев Воропаев “Абзац” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта искәртеп үткән. Воропаев әйтүенчә, кышын җәйге көпчәктән йөргән өчен РФ КоАП 12.5 статьясында йә кисәтү, йә штраф каралган. Әмма асылда һәрвакыт 500 сумлык штрафка китерә бу.
Бер тәүлек эчендә кабат штрафка тартуны тыю күздә тотылмаган. Белгеч шулай ук кышын җәйге көпчәктән файдалануның авариягә ачыклык кертүдә кыенлыкларга китерергә мөмкин булуы турында да кисәткән.
Йөртүчеләрнең гаебенә бәйле бәхәс туса, экспертиза автомобильченең кышкы шиннардан файдаланганда бәрелешү күркынычыннан сакланып калу өчен техник мөмкинлеге булганмы-юкмы икәнен билгеләргә мөмкин. Шул ук вакытта сезонлы таләпләрне бозу автомобильчене автомат рәвештә авариядә гаепле дип тануны аңлатмый, дигән ул.
Нет комментариев