Районда махсус хәрби операция ветераннарына һөнәри эшчәнлекләренә кайтырга, яңа белгечлекләр үзләштерергә һәм үз бизнесларын башларга булышалар.
«Россия эше» район кадрлар үзәге җитәкчесе Екатерина Андреева районга кайткан хәрбиләр белән эшнең ничек алып барылуы, аларга һәм эш бирүчеләргә нинди ярдәм чаралары булуы һәм ни өчен эшкә урнашуда индивидуаль якын килү мөһим булуы турында сөйләде.
Кадрлар үзәгендә ветераннарга тыныч тормышка кайтуның төрле этапларында булышалар. Белгечләр кешегә эш кирәкме, ул үзенең элеккеге бурычларына керешергә әзерме яки башка вариантларны карыймы икәнен ачыклыйлар. Шул ук вакытта барлык ветераннар да элеккеге вазифаларына кайта алмый.
Мондый очракларда белгечләр альтернатив вакансияләр сайлый, яңадан укытуны тәкъдим итә һәм дәүләт ярдәме чаралары турында сөйли. Эш бирүчеләргә дә кызыксындыру чаралары гамәлдә, хәрби ветераннарны эшкә алган очракта, алар өчен эш урынын җиһазлауга 200 мең сумга кадәр түләнергә мөмкин.
– Без хәрби зонадан кайтучыларны даими күзәтеп, кызыксынып торабыз. Әгәр ветеран эшли башларга тели икән, эш бирүче белән элемтәгә керәбез. Реабилитациягә вакыт кирәклеге аңлашыла. Без кешенең эшкә керешергә әзер булуын күзәтәбез һәм, әгәр ул инде элеккеге функцияләрен үти алмаса, альтернатив вариантлар тәкъдим итәбез, – дип аңлатты Екатерина Андреева.
Кадрлар үзәге мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә аларның реестрында 71 ветеран бар. Шуларның 57се инде хезмәт белән мәшгуль: оешма-предприятиеләрдә эшлиләр, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр яки үзмәшгульләр булып торалар. Калган 14 кеше шулай ук белгечләр контролендә. Алар нигездә сәламәтлек торышы буенча хезмәткә керешә алмый, ә инде эшкә керергә теләкләре булуга аларга үзәктә ярдәм итәчәкләр.
Яңа һөнәр һәм үз эшеңне ачу
Эшкә урнашу өчен һөнәри күнекмәләр җитмәсә яки эшчәнлек өлкәсен алыштырырга кирәк булса, ветераннарга яңа юнәлештә белем алу тәкъдим ителә. Кадрлар үзәгендә берничә юнәлеш кулланыла: «Кадрлар» федераль проекты, аның кысаларында онлайн-курслар һәм эшче һөнәрләргә көндезге өйрәтү мөмкинлеге бар, шулай ук һөнәри әзерлек буенча республика программалары.
Быел өч ветеран «сакчы», «йөк төягеч йөртүче» һәм «D категорияле машина йөртүче» юнәлешләре буенча укулар узган. Алар барысы да эшкә урнашкан. Тагын өч хәрби хезмәткәр “Югары көчәнеш астында эшләү” үзәге оештырган социаль проект кысаларында пилотсыз очу аппаратлары операторы һөнәрен үзләштергән.
Күптән түгел булган мисалларның берсе – Андрей Цивиков тарихы. Хәрби зонадан кайткач, ул элекке эш урынында хезмәт итүгә керешә, ләкин вакыт узу белән һөнәрен алыштырырга карар кыла. Ир-ат кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итеп сакчы булып эшләргә теләвен белдерә, ә моның өчен тиешле таныклык алырга кирәк була. Белгечләр укуны оештырырга булыша, октябрь уртасында аны шәхси сак оешмасына эшкә алалар.
“Безнең кадрлар үзәгендә үз эшен ачарга теләүче хәрби ветераннарга да ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, быел ветеран Илнур Гафиятуллин үз эшен ачуга субсидия алды. Башта ул мәшгульлек үзәгенә ирекле график белән эш эзләп мөрәҗәгать иткән иде. Әңгәмә вакытында аның мебель җыю белән шөгыльләнүе ачыкланды. Без аңа бу шөгыльне бизнес буларак үстерергә тәкъдим иттек. Ветеран бу тәкъдимне кабул итте, хәзер исә җиһазлар җыюга заказлар алып эшли. Тагын бер ветеран Геннадий Плотников хәзерге вакытта эшкуарлык юнәлеше буенча белем ала һәм үз эшен башлап җибәрүгә ярдәм алырга әзерләнә”, – диде Екатерина Андреева, аерым мисалларга тукталып.
Бизнес ачуга субсидия күләме 250 мең сум тәшкил итә. Үз эшен ачучы монда үз акчаларын кимендә 5 процент күләмендә кертергә, кирәкле җиһазлар сатып алырга һәм акча кулланган өчен хисап тотарга тиеш. Ел дәвамында белгечләр башланган эшнең ничек үсүен тикшереп тора.
Эшкә урнашу инструментларының берсе «Мөмкинлекләрнең яңа горизонтлары» проекты булды, аны кадрлар үзәге ел башыннан «Доминант НСО» бизнесны үстерү үзәге белән берлектә гамәлгә ашыра. Аның бурычы – хәрби ветераннарны эшкә алу мөмкинлеге булган эш бирүчеләр даирәсен киңәйтү. Проект кысаларында белгечләр ай саен кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашулар үткәрә.
Биредә эш бирүчеләргә ярдәм чаралары, хезмәткә түләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү мөмкинлекләре һәм эш урыннары җиһазларын субсидияләү турында сөйлиләр. Шулай ук ветераннарны эшкә алучы эшмәкәрләр өчен ташламалы финанслау турында да фикер алышалар. Ел башыннан кече һәм урта бизнесның 32 вәкиле катнашында ун очрашу булган. Проект ярдәмендә быел җиде ветеранны эшкә урнаштыру мөмкинлеге туган.
Шул ук вакытта кадрлар үзәге эре предприятиеләр белән дә хезмәттәшлек итә. Белгечләр эш бирүчеләргә резюме җибәрә, эш бирүчеләр еш кына үзләре кандидатлар белән элемтәгә керә һәм аларга булган вариантларын тәкъдим итә.
Ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
Эш эзләүче, һөнәрләрен алыштырырга яки үз эшләрен ачарга теләүче махсус хәрби операция ветераннарына Екатерина Андреева «Россия эше» район кадрлар үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Хәтта кеше әлегә алдагы планнарын билгеләмәсә дә, консультация мөмкинлекләрне бәяләргә һәм алдагы адымнарны билгеләргә ярдәм итәчәк.
Белгечләр туры килә торган вакансияләр сайлый, мөмкин булган укыту программаларын, субсидия алу шартларын аңлата һәм һөнәри үсешнең индивидуаль траекториясен төзергә ярдәм итә ала.
– Эшкә урнашу бурычы белән берүзең генә калырга кирәкми. Безнең хезмәткә килегез, сөйләшергә генә булса да. Без һөнәри үсешнең алдагы траекториясен төзергә ярдәм итәчәкбез, нинди курслар узарга мөмкин булуын күрсәтәчәкбез, бүгенге көндә булган вариантларны тәкъдим итәчәкбез. Без һәрвакыт янәшәдә һәм ярдәм итәргә әзер, – ди Екатерина Андреева.
Нет комментариев