1-4 июньдә Чабаксарда җиңел атлетика буенча Идел буе федераль округы беренчелеге ярышлары узды.
Анда Зәйдән «Барс» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшүсмерләр катнашты. 16 яшькәчә булганнар арасында 2000 метр араны каршылыклар аша йөгереп узуда 2009 елгы Нияз Насыйров өченче урын алды. Аның тренеры Ирина Дылевская. 18 яшькәчә булганнар арасында 2000 метр араны каршылыклар аша узуда 2007 елгы Рифат Әгъләмов алтынчы булды. Аның тренеры Валерий Лисов.
Нет комментариев