Яшь көрәшчеләр чемпионнар булдылар
Спорт

Яшь көрәшчеләр чемпионнар булдылар

18 мартта Түбән Камада 2012-2014 елгы малайлар арасында ирекле көрәш буенча ачык республика турниры үтте.

Анда илнең 9 төбәгеннән иң көчлеләр катнашты. Нәтиҗәдә “Зәй” спорт мәктәбеннән Абубакар Мугурбиев 27 кг. га кадәр үлчәүдә, ә Адэль Якупов 52 кг. га кадәр үлчәү авырлыгында чемпион калдылар. 32 кг. га кадәр үлчәүдә исә Айнур Юнысов өченче булды. Спортчыларның тренеры Илнар Хәйруллин.

Фотолар спорт идарәсеннән


Нет комментариев