Гигиена һәм эпидемиология үзәге мәгълүматы буенча Зәй районында агымдагы елның ике атнасында грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекция белән авыруның 139 очрагы теркәлгән.
Әле күрсәткеч, аннан алдагы ике атнага карый 17,7 процентка түбәнрәк. Әмма бу йогышлы авыруларга каршы профилактик чараларны йомшартырга дигән сүз түгел. Табиблар һәртөрле саклану чараларына игътибарлы булырга куша.
Нет комментариев