Авыл һәм кеше

Куш-Елгадан Моратовлар тормыш сукмагыннан 50 ел бергә атлый

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен парлап тату - олы бәхет. Куш-Елга авылында яшәүче Моратовлар гаиләсе 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерә

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар һәрвакыт күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Алтын һәрвакыт иң кыйммәтле металларның берсе санала. Ул ниндидер авыр хезмәт белән яулап алган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй - озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яуланган җимеше ул. 

Гөлҗәүһәр белән Нәҗип Моратовлар - зур хөрмәткә лаек гаилә. Гөлҗәүһәр апа – Сармашбаш авылы кызы. Ул Куш-Елга авылына Моратовларга моннан 50 ел элек - 1976 елның 25 сентябрендә килен булып төшә. 

фото авыл мәдәният йортыннан
фото авыл мәдәният йортыннан

-Туебызда 90лап кеше бар иде. Олы якта да, бәләкәй якта да, верандада да, туй иде, - дип елмаеп искә ала алар ул вакытларны.

Нәҗип абый гомер буе Тукай исемендәге колхозда бригадир, Гөлҗәүһәр апа бухгалтер булып эшләгән. Тормышлары – күпләргә үрнәк. Гаиләдә ике ул, бер кыз үскән. Алар да тормышта үз юлларын тапкан. 

Илле ел ул илле көн түгел. Һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, Моратовлар бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалтмыйча, балалары, оныклары янәшәсендә матур гомер кичерәләр.


Нет комментариев