Өлкәннәргә бүләк – яктылыкны кире кайтаручы элементлар
Юл куркынычсызлыгы

Өлкәннәргә бүләк – яктылыкны кире кайтаручы элементлар

Кичә Зәйнең «Тату гаилә» балалар бакчасының яшь юл инспекторлары отряды активистлары шәһәр урамнарына чыгып өлкән кешеләрне якынлашып килүче Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.

Котлауларны алар гадәти открыткалар урынына  яктылыкны кире  кайтаручы элементы булган  брелоклар тапшырып башкардылар. Шул рәвешле балалар өлкәннәргә бәйрәм котлавы җиткереп,   аларның иминлеген дә кайгырттылар. Чөнки көзге чорда юлларда җәяүле өчен яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән йөрү бик мөһим. Өлкәннәр балаларның игътибарына һәм файдалы бүләкләргә шат булдылар.

  • фотолар « Юл куркынычсызлыгы» оешмасыннан

Нет комментариев