Зәй китапханәсендә патриотик чара
Яңалыклар

Зәй китапханәсендә патриотик чара

Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсенең Россиягә кушылу көненә (2022 ел) һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган танып – белү патриотик сәгате узды. Ул «Берләшү көне – дуслык бәйрәме!» дип аталды

30 сентябрьдә безнең илдә яңа  дата – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье  һәм Херсон өлкәләренең  Россия Федерациясе белән берләшү көне билгеләп үтелә. 

Шул уңайдан шәһәр үзәк китапханәсендә 3нче  мәктәпнең 9 «Б» сыйныфы укучылары өчен «Берләшү көне-дуслык бәйрәме!» дигән чара узды. Китапханәче балаларга тарихи вакыйга – Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе составына керүе турындагы документларга кул кую, республикалар тарихында мөһим вакыйгалар һәм Донбассның Россия өчен әһәмияте турында сөйләде.

Балалар Россия белән яңадан кушылуның ничек килеп чыгуы, төбәкләрдә яшәүчеләрнең рус телендә сөйләшү хокукын яклап, бәйсезлек һәм танылуга ирешеп, нинди авыр юл үтүләре, шулай ук хәзер Ватаныбызны саклауда торучылар турында белделәр. Укучылар Донбассны торгызу, яңа проектлар һәм зур планнар турында видеороликлар карадылар. Очрашу азагында кунаклар махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган җыр тыңладылар.


Нет комментариев