Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!
Сезне чын күңелемнән Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.
Бу бәйрәм — үз гомерен гаиләсенә һәм Ватанына хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә булган аерым хөрмәт билгесе. Күпьеллык намуслы хезмәтегез, яшь буын белән уртаклашкан зирәклегегез һәм тормыш тәҗрибәгез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Сез — гореф-гадәтләрне саклаучылар, гаиләнең терәге, эшкә һәм тормышка лаеклы мөнәсәбәт үрнәге. Сезнең Зәй районы үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, рух күтәренкелеге һәм имин күк йөзе телим! Һәр көнегез якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы, туганнарыгызның җылысы һәм кайгыртуы белән тулсын. Бәхетле, сөекле һәм кирәкле булып яшәгез!
Хөрмәт белән район башлыгы Разиф Кәримов.
Нет комментариев