Өлкәннәргә мәдхия
Зәй энҗеләре

Өлкәннәргә мәдхия

Өлкәннәр көне уңаеннан Рәзинә Сәетгәрәеваның бик тә мәгънәле бер шигырен тәкъдим итәбез

Көзге яфрак кебек саргайдым, дип,

Уфтанмагыз әле, өлкәннәр.

Бик күбегез шушы мизгелне сез

Түземсезлек белән көткәннәр...

Кайчан үсәр диеп, сабыйларым,

Тырыштыгыз башны күтәрми.

Үзегез өчен яшәмәдегез hич,

Сизмәдегез гомер үткәнне.

Көзләрнең сез алсу чәчкәләре,

Чыныкканы суык җилләрдә.

Яшәгез әле сез сау-сәламәт,

Сыкранмыйча көзге көннәрдә.

Алмагачлар матур көз көнендә,

Алмагачка сезне тиңләрлек.

Ярый сез бар әле, өлкән буын,

Данга, чәчкәләргә күмәрлек.


Нет комментариев