Зәйдә бөртеклеләр уңышы амбарларга озатылып бетте
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә бөртеклеләр уңышы амбарларга озатылып бетте

Зәй аграрийлары бөртеклеләрне урып-суктыру эшен 25 сентябрьдә тулысынча төгәлләделәр, хәзер рапс культурасы уңышын җыеп алу төгәлләнү алдында тора.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча Зәй районы кырларында урак тәмамланды. Игенче-механизаторлар 33284 гектарда бөртеклеләрне урып-суктырып амбарларга озаттылар. Тулаем уңыш 113660 тонна белән билгеләнде.

Рапс суктыру тәмамлана

Район кырларында көзге һәм язгы бодай, арпа, борчак, карабодай үстерелде. Аларның уңышы әйбәт чыкты. Хәзер исә комбайнчылар рапс игелгән кырларда эшне төгәлләү өчен тырыша. Ул 4500 гектарда үстерелгән иде. Шуның 600 гектар чамасында урып-суктыру эшләре калды.


Нет комментариев