Бүген Зәйдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйлар
Районда 16 балалар бакчасы һәм мәктәпләр каршында 13 төркем эшли, аларда 1373 бала тәрбияләнә. Мәктәпкәчә белем бирү системасында 503 хезмәткәр, шул исәптән 207 педагог хезмәт куя.
Белгечләр муниципаль, республика һәм төбәк дәрәҗәсендә конкурсларда һәм шәһәр чараларында актив катнашып, җиңүләр яулыйлар.
Мәктәпкәчә белем бирү – Зәй муниципаль районының үсеп килүче буынына гомуми белем бирү системасында беренче һәм әһәмиятле баскыч. Хөрмәтле тәрбиячеләр, сез гаилә белән җәмгыять арасында тыгыз элемтә булдыручы катлаулы һәм җаваплы һөнәр сайлагансыз. Нәкъ менә сез, балаларны ата-аналар кулыннан кабул итеп алып, аларга мөстәкыйль тормышта беренче адымнар ясарга ярдәм итәсез. Сезнең ярдәм белән нәниләребез әйләнә-тирә дөньяны танып беләләр, хезмәт сөяргә һәм Ватанны яратырга өйрәнәләр.
Чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегездә бәхет һәм иминлек, илһам, иҗат шатлыгы, үзегез тәрбия кылган балаларның сезне яратуын һәм аларның әти-әниләренең сезне хөрмәт итүләрен телибез.
Нет комментариев