Батыр ул үстергән әни
Яңалыклар

Батыр ул үстергән әни

“Без бергә” психологик-педагогик үзәге белгечләре махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Альберт Шамгуновның әнисе Людмила Михайловна янында булдылар

Газиз улын югалу ачысына карамастан, Людмила Михайловна шундый авыр вакытта читтә кал-мый: махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Ул маскировка костюмнары өчен за-готовкалар ясый, һәр кисәк тукыманы үзенең кайгыртучанлыгын белдереп, изге теләген әйтеп кисә. 

«Тамчыдан күл җыела, диләр бит. Ничек тә мөмкин кадәр күбрәк егет өйләренә әйләнеп кайта алсын өчен аларга булышырга тырышам. Без бергә, бердәм булырга тиеш”, – ди Людмила Михайловна.

Үзәк белгечләре Людмила Шамгунованы Өлкәннәр көне белән котладылар, аңа сәламәтлек, имин тормыш теләделәр, батыр ул үстергән өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Альберт Шамгунов Донецк һәм Луганск халык рес-публикаларында хәрби бурычын үтәгәндә 2023 елның 27 декабрендә батырларча һәлак булды.  Ул – Зәй егете, 2нче мәктәптә белем алган, аннан политехник колледжда пешекче һөнәрен үзләштергән. 18 яшендә Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә алынган. Мобилизациягә кадәр “Аккурайд Уилз Руссиа” ҖЧШендә хезмәт куй-ган. 2022 елның сентябрендә Ватаныбыз сагына беренчеләрдән булып баса һәм алгы сызыкта көрәшә. Альберт Кәримовичның өч улы калды.

фото социаль үзәктән
фото социаль үзәктән

Альберт Шамгунов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Ничә яшьтә булсак та без әниләр өчен барыбер бала булып калабыз. Елыйсы килгәндә дә елма-ерга өйрәнгән әниләр сер бирми. Бөркеттәй егетләр үстергән әниләр шундый инде алар! Ил иминлеген кыю сак-лаган батыр уллар үстергән әниләр алдында баш иеп, тирән рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.

Газиз аналарның илебез иминлеге өчен башларын салган батыр уллары беркайчан да онытылмас. Ватаныбызны сак-лаучыларга һәм яклаучыларга мәңгелек дан!


Нет комментариев