Зәйдә техник культуралар уңышын җыю – көнүзәгендә
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә техник культуралар уңышын җыю – көнүзәгендә

Район кырларыннан шикәр чөгендере, көнбагыш уңышын җыю, кукурузны силоска салу бара

Зәйлеләр шикәр чөгендереннән мул уңыш ала, бер гектардан уртача уңыш якынча 500 центнердан артык. Инде комбайнчылар 9600 гектарда игелгән чөгендер басуларының 4850 гектарында эшне төгәлләде. Бу барлык мәйданнарның яртысыннан артыгында эш бетте, дигән сүз. 

Ә 28 сентябрьдән тагын бер техник культура – көнбагышны суктыруга керештеләр. Ул район кырларында 7386 гектарны били. Шулай ук параллель төстә терлек азыгы әзерләү дә дәвам итә. Механизаторлар хәзер кукурузны силоска салу белән мәшгуль. Бу эш “Зәй” һәм “Зәй шикәре” агрофирмаларында алып барыла. Барлыгы 683 гектар мәйданда үстерелгән кукурузны силоска салу планлаштырыла.


Нет комментариев