23 ел гомерен балаларга багышлаган: «Шатлык» бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Хөснетдинова
Яңалыклар

23 ел гомерен балаларга багышлаган: «Шатлык» бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Хөснетдинова

Бүген – Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне. Бу һөнәрдә очраклы кешеләр була алмый: үз эшеңнең остасы һәм балаларны ихлас ярату кирәк.

Тәмле телле, итагатьле, нәниләрнең күңеленә ачкыч таба белә торган тәрбияче Гөлнар Хөснетдинованы бакчада һәр бала үз итә. Инде 23 ел ул сабыйларга белем һәм тәрбия бирә. Шуның 12 елын “Шатлык” балалар бакчасына багышлаган.   Ә тәрбияче һөнәрен сайлау – аның балачак хыялы. 

 – Кечкенәдән балалар бакчасында эшләргә теләдем. Балаларның яңалыкны ничек кабул итүләре, тормышны чиксез яратулары, аларның самими һәм саф булулары киләчәк һөнәремне сайлауга этәргеч булгандыр дип уйлыйм,- ди ул елмаеп. 

Гөлнар Хәлиловна – зурлар төркемендә тәрбияче.  13 баланың һәркайсына  аерым игътибар биреп, яратып “кызым, улым” дип эндәшә.  Бакчада татар теленә карата хөрмәтне дә  кечкенәдән балалар күңелендә  нәкъ менә ул тәрбияли.

автор фотосы, Гөлнар Хөснетдинова
автор фотосы, Гөлнар Хөснетдинова

Тәрбияче булу җиңел түгел: сабыйларның  һәркайсы турында кайгыртырга, уртак тел табарга кирәк. Әмма алардан  җавап итеп алынган хисләр бар нәрсәдән дә кадерлерәк. Балалар да апаларын үз итеп, мактап кына торалар. 

“Шатлык”  бакчасында 65 балага  үз һөнәренең осталары булган тәрбиячеләр белем һәм тәрбия бирә. Биредәге мохит, оешманың матди-техник мөмкинлекләре һәм  бердәм коллектив нәтиҗәле, сыйфатлы эш алып барырга ярдәм итә. 

автор фотосы, бакча мөдире Елена Каштанова
автор фотосы, бакча мөдире Елена Каштанова

-    Коллективыбыз дус, бердәм. Һәр балага мәхәббәт белән караучы тәрбиячеләрдән, белгечләрдән һәм ярдәмче хезмәткәрләрдән торган зур гаилә. Педагогларыбыз даими рәвештә яңа белемнәр эзли, заманча методикаларны үзләштерә, тәҗрибә уртаклаша. Алар балалар белән генә түгел, әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә эшли, - ди бакча мөдире Елена Каштанова. 


Нет комментариев