Зәйдә өлкәннәр декадасы музыкаль кичә белән старт алды
Яңалыклар

Зәйдә өлкәннәр декадасы музыкаль кичә белән старт алды

Зәйнең “Шатлык” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге старт алу һәм Халыкара музыка көне уңаеннан музыкаль чара узды

“Мелодия осени” дип аталган бәйрәм программасы белән балалар музыка мәктәбе укытучыларыннан торган “Элегия” инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Концертта классик һәм эстрада музыкасының иң яхшы үрнәкләре: төрле чор композиторларының инструменталь пьесалары, романслары һәм җырлары яңгырады.

Үзәктә сәламәтлекләрен ныгытучылар  үткән елларның таныш көйләрен рәхәтләнеп тыңладылар, музыкантлар аларга бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке рух бүләк иттеләр. Үзәк администрациясе һәм кунаклары артистларга бүләк ителгән бәйрәм өчен тирән рәхмәт сүзләрен белдерделәр.


Нет комментариев