Мирный бистәсе волонтерлары мастер-класс үткәрде
Яңалыклар

Мирный бистәсе волонтерлары мастер-класс үткәрде

30 сентябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында микрорайонда яшәүчеләр өчен Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән берләшү көненә багышланган «Үз кулларың белән» маскировка челтәрен үрү буенча мастер-класс узды

Чараны «Масксеть Мирный» берләшмәсе волонтерлары оештырды, алар инде берничә ел фронтка ярдәм итеп киләләр. Катнашучылар үрү техникасын кызыксынып үзләштерделәр: тасмаларны дөрес кисәргә, төеннәрне бәйләргә һәм ячейкаларны тигез итеп бүлергә өйрәнделәр. Волонтер Гөлфия Исмәгыйлева һәр адымны сабыр гына аңлатып, челтәрнең сыйфаты турыдан-туры игътибарга һәм төгәллеккә бәйле булуын ассызыклады. 

Мастер-класстан соң барысы да урамга «Барлык буын Ватанны саклаучыларга" һәйкәле янына чыктылар. Анда һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 

Очрашу волонтерларга хезмәтләре һәм һәр кешегә уртак эшкә үз өлешен кертү мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре белән тәмамланды. Мондый чаралар файдалы һөнәргә өйрәтеп кенә калмый, бердәмлек һәм үзара ярдәмләшүнең мөһимлеген дә искә төшерә.

  • Фотолар мәдәният йортыннан.

Нет комментариев