Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәйлеләргә даими рәвештә диспансеризация узарга киңәш итәләр

Сәламәтлекне кайгырту максатында диспансеризация үтү «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай үткәрелә.

2026 елда тикшеренүләр исемлеге киңәйтелде, хәзер репродуктив сәламәтлеккә һәм онкология авыруларын тирәнтен диагностикалауга күбрәк игътибар бирелә.

Быел яшьләр арасында  1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 һәм 2008 елларда туганнарга диспансеризация үтү кирәк. Ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр һәр  ел саен тикшеренү үтәргә тиешләр.

Диспансеризация узу өчен яшәү урыны буенча поликлиникага паспорт һәм иминият полисы белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Диспансеризация һәм профилактик тикшерүләр симптомнар барлыкка килгәнче үк җитди авыруларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Сүз барыннан да элек йөрәк, кан тамырлары һәм онкология авырулары турында бара, аларны иртә стадияләрдә ачыклаганда җиңелрәк дәвалыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев