Җәяүлеләр катнашында аварияләрне профилактикалау максатларында республика территориясендә 28 сентябрьдән 8 октябрьгә кадәр «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Шул исәптән Зәй районында да төрле профилактик чаралар үткәрелә.
Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, җәяүлеләр юл өлешен җәяүлеләр кичүләре, шул исәптән җир өсте һәм җир асты кичүләре буенча кисеп үтәргә тиеш, ә алар булмаганда – тротуарлар линиясе буенча юл чатында юлны аркылы кичәргә кирәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 500 сум күләмендә административ җаваплылык каралган (РФ КоАП 12.29 маддәсенең 1 өлеше).
Исегездә тотыгыз, машина йөртүче сезне фаралар яктысында яки кояш яктысында, шулай ук уңайсыз һава шартларында күрмәскә мөмкин. Тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме җитәрлек булмаган шартларда, һичшиксез, яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланыгыз.
Ә машина йөртүчеләрдән җәяүлеләр кичүенә якынлашканда тизлекне алдан ук киметү яки җәяүлеләрне үткәреп җибәрү өчен туктау сорала. Юл ситуациясен еш кына дөрес бәяли алмаган балаларга һәм өлкән яшьтәге юл хәрәкәтендә катнашучыларга карата аеруча игтибарлы булырга кирәк.
Нет комментариев