Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәйдә, талпан тешләп, дәваханәгә мөрәҗәгать итүчеләр бар

Көннәр җылытып, ялан-кырларда үләннәр чыга башлауга, талпаннар да уяна. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, агымдагы язда ике кеше (берсе — бала) талпан кадалып дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.

-Бәхеткә, узган һәм аннан алдагы елларда районда талпан аша йога торган каты авырулар теркәлмәде. Ләкин йомшарырга ярамый: урман бете аша талпан энцефалиты, Лайм авыруы (боррелиоз), бизгәк һәм башка инфекцияләр йогарга мөмкин, – ди район үзәк дәваханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Әнвәр Нәбиуллин.

Әгәр дә талпан кадалган икән, беренче кагыйдә — аны мөмкин кадәр тизрәк алу. Моны  чир йоктыру куркынычын булдырмау өчен дәваханәдә алдыру яхшырак. Талпанны алганнан соң, профилактик дәвалау билгеләү өчен шунда ук терапевтка, педиатрга яки инфекционистка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

«Балаларга гадәттә талпан энцефалитына каршы иммуноглобулин кертәләр. Олыларга йодантипирин билгелиләр. Лайм авыруын профилактикалау өчен антибиотиклар кулланалар, ләкин конкрет препаратны табиб билгеләргә тиеш», — ди Әнвәр Сәүбәнович.

Талпан тешләгәннән соң, 21 көн дәвамында көнгә ике тапкыр температураны үлчәп тору мөһим.

Бу вирустан саклануның иң нәтиҗәле чарасы — аңа каршы вакцина ясату. Аны иртәрәк ясатырга кирәк — талпаннарның активлык сезоны башланганчы. Планлы прививка ясатучы һөнәр ияләре бар, алар — яшелләндерүчеләр, урман һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев