Заинск-информ 16+
Рус Тат
Сәламәтлек

Зәйдә стоматология поликлиникасын яңарталар

Үзәк дәваханәнең стоматология бүлегендә капиталь төзекләндерү эшләре башланды. Шул уңайдан стоматология процедуралары үзәк дәваханәнең балалар корпусында (2 нче катта) уздырыла.

Биредә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә кирәкле стоматологик ярдәм алырга мөмкин.

Ремонт чорында теш протезлары кабинеты вакытлыча ябыла. Протезлау буенча барлык планлаштырылган процедуралар соңрак вакытка күчерелә. 

Бу төзекләндерү – стоматология бүлеген модернизацияләүдә мөһим этап, эшләр тәмамланганнан соң зәйлеләр тагын да уңайлырак шартларда медицина ярдәме ала алачак.

Барлык сораулар белән зәйлеләр регистратурага 8(85558) 7-48-39 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев