Зәйдә сирәк очрый торган генетик авырулы малайга ярдәм иттеләр
Шушы көннәрдә Зәй район үзәк дәваханәсендә кечкенә малайга Дюшен дистрофиясе авыруын дәвалау өчен кыйммәтле медицина препараты кертелде.
Дюшен синдромы — сирәк очрый торган авыру. Әлеге авыру алты мең очракка бер туры килә. Гади генә итеп әйткәндә, Дюшен синдромы мускуллар эшчәнлегенең начараюы белән бәйле. Бу сирәк очрый торган авыруга Зәйдә яшәүче малай да дучар булган.
«Круг добра» хәйрия фонды аша әлеге генетик авыруны дәвалау өчен кыйммәтле препарат алу мөмкин булды. Зәй район үзәк дәваханәсенә медицина компаниясе вәкилләре килеп, пациентка препарат кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Бу көннән яшь пациент дәвалау графигы буенча препарат алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев