Зәйдә өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгырту – көнүзәк мәсьәлә
Зәйнең “Радость” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге район үзәк дәваханәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли.
Үзәк районның ерак авылларында яшәүче пенсионерларны дәваханәгә диспансеризациягә машиналарда алып килүне оештыра. Ел башыннан инде районның 670тән артык 65 яшьтән өлкәнрәк кешесе район үзәк дәваханәсенә комплекслы медицина тикшерүе үтү өчен китерелгән. Чара “Гаилә” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Ел саен үткәрелә торган медицина тикшерүләре яшерен патологияләрне һәм хроник авыруларны вакытында ачыкларга мөмкинлек бирә, бу исә өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлеген яхшырта һәм җитди авырулар куркынычын киметә. Бу шәһәр медицина үзәкләреннән еракта яшәүчеләр һәм мөстәкыйль хәрәкәт итүдә кыенлыклар кичерүчеләр өчен аеруча мөһим. Гражданнарны йөртү алдан килешенгән график буенча башкарыла.
Агымдагы ел башыннан махсуслаштырылган транспорт хезмәтләреннән пенсия яшендәге 672 авыл кешесе файдаланган, бу планлаштырылган санның 74% тәшкил итә. Алар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 58 кеше бар.
Өлкән яшьтәге гражданнарны медицина тикшерүенә даими рәвештә йөртүне оештыру өлкән буынның сәламәтлегенә ярдәм итүнең нәтиҗәле механизмына әверелде.
фото: район хакимиятеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев